,,Табигать – мәңгелек хакыйкать “- мәгълумат сәгате
2017 нче ел-экология елы буларак , китапханәдә ,,Табигать – мәңгелек хакыйкать “исемле күргәзмә ярдәмендә мәгълумат сәгате уздырылды.Экологик плакат әзерләнеп укучыларга тәкъдим ителде.Туган ягыбыз чисталыгын тәкъмин итү максатыннан ике айлык игълан ителү турында аңлатылды.Сорау- җавап сәгатендә бүгенге көндә чисталыкны саклау, агач утырту өмәләрендә катнашу турында мәгълумат бирелде.