Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Китапханәчеләр көне

Китапханәчеләр көнендә.Бәйрәм семинары районыбызның бик тә күркәм, табигате белән аеруча матур, шул вакытта тарихи истәлекләргә бай урын  атаклы Перцевлар яшәгән авыл Хәтнә авылында уздырылды. Эшлекле семинар матур эшләргә йомгак ясау, викторина –конкурслар белән алып барылды.Әлеге чара дустанә  аралашу, ял итү өчен дә әһәмиятле булды.Файдалы да, күңелле дә булган очрашудан һәркем киләчәккә  ышаныч, изге теләкләр, оештыручыларга рәхмәтле булып  таралышты.