Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Иҗатым гомер юлдашым”-якташ язучыбыз Мөнирә Сафина белән очрашу.

Арча Үзәк китапханәсендә журналист, тәрҗемәче,якташ язучыбыз Мөнирә Сафина белән ,,Иҗатым гомер юлдашым”дип исемләнгән  очрашуда катнашып, чыгыш ясадык.Мөнирә Сафина күпкырлы үзешчән язучы. ,,Яратам дип әйтә алмадым”, ,,Болыт кызы” , ,,Айсылуы” китапларының авторы.Үзенең эчтәлекле мәкаләләре, гыйбрәтле хикәяләре, кызыклы юмореска, драма әсәрләре белән күпләргә таныш.