Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Саклыйк, Җир-анабызны!-экологик марафон

Саклыйк, Җир-анабызны! Китапханә ,мәктәп укучылары белән берлектә, Экологик марафон уздырды.Әлеге чарада Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ,,Ашыт”  күп юнәлешле төбәк әһәмиятендәге табигать сакланышы  белгечләре Абдрахманова  Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы катнашты һәм чыгыш ясады. Һәр команда үзләрен  ныклы белемле ,,яшь  экологлар” икәнлеген расладылар.