Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз килде, яз җитте.

Нәүрүз килде, яз җитте.Язны каршылау Дуслык бәйрәме буларак та әһәмиятле.Китапханә, төп мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә уздырылып килүче әлеге кичә, ел саен язны каршы алу чарасы буларак үткәрелә. Әлеге бәйрәмне авылыбызның яше - карты көтеп ала.Яз патшабикәсе Нәүрүзбикәнең  матур теләкләре, моңлы җырлары күңелләрне күтәреп, матур уйларга төрде.Ә инде ел хуҗасы булырга өлгергән Кыш патшаның үз биләмәләреннән китәргә теләмәве һәркемне борчуга салды.Чөнки яз айларына караган март аеның гадәттәгедән бик тә салкын, кар-буранлы булуы һәркемнең күз алдында.Тик шулайда яз гүзәле үзенең сынауларга каршы тора алучанлыгы, хәйләкәр һәм максатчан була белүе белән Кыш патшаны җиңелергә мәҗбүр итте.Авылдашлар өчен әзерләнгән  тәмле коймаклар белән кайнар чәй эчкәч, төрле уеннарда катнашып ял итү үзе зур бәйрәм булды.Ә инде зур казанда пешерелгән татлы боткадан  авыз итүчеләр елларның тыныч, имин булуын теләп, кичәне әзерләүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.