Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Кунак бит Шоу" - Әдәби -музыкаль кичә

,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак уздырылган тагын да бер матур , эчтәлекле кичәбез ,,Кунак бит ШОУ” дип аталды. Авыл җирлегенә караган Яңа Кишет, Иске Кишет, Кышкар авылыннан килгән кунакларыбыз әлеге чарада кунак булып ял итеп кенә калмадылар, үз һөнәрләрен күрсәтеп, күңел ачып, тамашачыларга онытылмаслык ял сәгатьләре бүләк итәргә дә өлгерделәр. Әлеге чараны  фольклор  кичәсе дисәк тә ялгыш булмас, әйтем, сынамышлар, юрау, теләкләр, җыр-бию, уен-көлкеле татар сүзе яңгырап торды сәхнәдә.Бәйрәмгә кунак булып килүчеләр дә, кунакларны хөрмәт итеп килүче тамашачы кунакларда искиткеч иде.