Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Шундый матур кешеләр бар” - очрашу кичәсе

,,Шундый матур кешеләр бар!” Очрашуыбыз кунаклары-авылыбызның олы ихтирамга лаек, яшәү ямен, сүз тзмен белгән, татар халкына гына хас булган матур сыйфатларны үзенә туплаган остазларыбыз, тәрбияче- укытучыларыбыз –Мәрданова Рәкыйга Хафиз кызы, Хөснетдинова Разида Әнвәрбәк кызы, Шакирҗанова Әлфия Гарифҗан кызы.Кунакларыбыз тарафыннан бик күп гыйбрәтле вакыйгалар, истәлекле хатирәләр тынланды.Күңелле мизгелләрдә көлеп, кызганыч хәлләрне тыңлап күңелләр нечкәрде.Мәктәбебезнең тел укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгышлар кичәгә ямь өстәде.Кичәнең  ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак та әһәмияте зур булды.