Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,, Саулык-зур байлык" - сәламәтлек сәгате

Китапханәдә урта яшьтәге укучылар белән,, Саулык-зур байлык" дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырылды. ,,Сәламәтлек- байлыктан кадерлерәк” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Авыл фельдшеры Люция Шәрипова  заман чиренә әйләнгән ,,Наркомания” темасына багышланган әңгәмә уздырды. Сорауларга җавап бирде.,, Киләчәктә үзегезгә максат куеп, нинди генә авырлыклар килгәндә төшенкелеккә бирелмәгез, тормышыгызда каршылыклар туса әти-әниегез, туганнарыгыз белән киңәшегез!Начар кешеләр йогынтысына бирелмәгез! Сау- сәламәт булыгыз! “- дигән киңәш, теләкләрен җиткерде.