Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Солдатта булган диләр” - очрашу кичәсе

23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан,китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән бергәләп ,,Солдатта булган диләр” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырды.Очрашуга килгән авылдашларыбыз армия хезмәтенендә үткән елларның истәлекләре белән уртаклаштылар.Үзләренең армиягә чакыру алган көннәре, хезмәт дисциплинасы, истә сакланган  хәтирәләрне барлап тамашачыларга җиткерделәр.Армиядә булган, армиягә барачак егетләребезгә киңәш, теләкләрен җиткерделәр.Очрашу уен, җырлар белән үрелеп барды.Солдат альбомнарыннан күргәзмә тәкъдим ителде.