Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Уйлыйк әле” - әдәби бәйге

Китапханәдә ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы”уңаеннан 5-6 нчы сыйныф укучылары катнашында ,,Уйлыйк әле” исемле  әдәби бәйге  уздырылды.Телебезнең бөеклеген, матурлыгын, кадерле булуын киләчәк буынга җиткерү, телебезне саклау максатыннан уздырылды. Конкурста катнашучы һәр ике команда туган телебез турындагы   белемнәрен   ныгыттылар.Мәкаль, табышмак әйтешеп көч сынаштылар, шигырьләр иҗат иттеләр. Сүзлекләр иленә сәяхәткә чыгып , татар, рус, инглиз телләрендә язылган китаплар белән таныштылар.