Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Муса Җәлил эзләреннән”- әдәби кичә

Муса Җәлилнең  үлемсез батырлыгын укучыларга җиткерү максатыннан, 5-6 сыйныф укучылары белән бергәләп, ,,Муса Җәлил эзләреннән”дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды.Әлеге кичәдә  шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде, ,,Исемең яши җирдә мәңгелек” дип аталган  китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шагыйрь иҗатына багышлап  уен-викторина тәкъдим ителде.Батырлык турында шигырь, җырлар яңгырады.Әлеге чара рус теле һәм рус  әдәбияты  укытучысы  белән ике телдә алып барылды.