,,Сугыш каһарманы- авылым герое!” батырлык сәгате
Россиядә ,,Хәрби Дан” көне уңаеннан Иске Кишет музей утарында авылыбызның ,,Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән ,,Сугыш каһарманы- авылым герое!”дип исемләнгән батырлык сәгате уздырылды.Якташыбыз , Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның сугышчан юлы, күрсәткән батырлыклары турында истәлекләр белән уртаклаштык, музейдагы шәхси экспонатлар белән таныштык.