Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

”Кием –кешенең йөзе"-фольклор кичә

Элек –электән халкыбыз мирасына булган мәхәббәт йөрәкләребездә сакланган.Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме.Халкыбызның әлеге кадерле ядкәрләрен барлау максатыннан,,, Ак калфак" берләшмәсе белән бергәләп  ,, Кием –кешенең йөзе” дип исемләнгән фольклор чара уздырылды.Бүгенге көндә  нинди өс киемнәре яратып кулланыла, калфак, читек, камзул, яулыкларның кадере  бармы? Алар турында ниләр беләбез? Һәр катнашучы киемнәрнең әһәмияте, көнкүрештә кулланылышы турында чыгышлар ясады, тарихи  истәлекләрне барлап, хатирәләр яңартылды.,,Халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән күргәзмә белән танышып, күзәтү ясалды.