Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Иҗат бакчасында”-шигърият сәгате

Шагыйрь,язучыларыбызның иҗатында зур урын алып торган темаларның берсе әлбәттә, туган якка , аның кабатланмас, гүзәл табигатенә дан җырлау.Якташ шагыйребез Мөрәле авылында туып ускән Хәнәфи ага өчендә бу шулай иде.Иде дибез, кызганыч, ул бүген безнең арабызда юк.Әгәр исән булса Арча әдәбият сөюче дуслары бу юбилейны зурлап билгеләп үтәр иде.Хәнәфи Бәдигыйнең 80 яше тулу уңаеннан китапханәбездә ,,Иҗат бакчасында” дип исемләнгән шигърият сәгате уздырылды.Китап укучылар Хәнәфи аганың тормыш һәм иҗат юлын яктырткан күргәзмә белән танышып, аның шигырьләрен укыдылар.Әлеге чарада якташ  шагыйребез турында күңелдә хатирәләр яңарды, истәлекләр барланды.