Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,, Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...”тыл ветераннарына хөрмәт күрсәтү

Татарстан Республикасында ,,У войны не женское лицо” , ,, Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...” исемле социаль –гуманитар проэктын  гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлеге уңайдан без, китапханәчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыш чоры авырлыкларын үз йөрәкләре аша уздырган  тыл ветераннарыбызга хөрмәт күрсәтеп, тормыш юлларын өйрәнеп, киләчәк буынга тапшыру максатыннан икенче ел максатчан эш алып барабыз.Бүгенге хөрмәт, ихтирам, рәхмәт сүзләребез -сугыш чоры баласы, январь аенда үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылаган Арсланова Гөлбәгыйрәм Вәлиулла кызына җиткерелде.