Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Татар теле-анам теле, милләтемнең бердәнбере” әдәби квест

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2021 нче ел- ,,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Каникул көннәрендә әлеге  уңайдан укучылар катнашында ,,Татар теле-анам теле, милләтемнең бердәнбере” әдәби квест оештырылды. Әлеге чарада туган телебезнең матурлыгын, зурлыгын аңлату,ана телебезне саклау белән беррәттән,татар телен өйрәнүгә теләк-омтылыш тәрбияләүне,татарча  фи-керләү, татарча сөйләү, сөйләшү күнекмәләрен үстерү максат итеп куелды.Бәйге бары-шында укучыларга ,,Тел- милләт сакчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Әлеге чарада шәһәрдән кайткан укучыларның да катнашуы аеруча әһәмиятле булды.Укучылар дуслык, туган тел, бердәмлек төшенчәләрен аңлап, дөрес фикер йөртеп, үз командалары өчен тырышып, көч сынаштылар.Тәрбияви дә, кызыклы да булган бу бәйге һәр бала өчен файдалы булыр дип ышанабыз.