Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Җиләкле тау итәгендә»

Яңа Кишет китапханәсе каршында эшләп килүче ,,Ак калфак” берләшмәсенең  чираттагы матур  бер очрашуы  ,,Җиләкле тау итәгендә» файдалы да, күңелле дә чарада катнашып үтте.Йола-бәйрәмнәребезне яңартып,буыннар арасындагы бердәмлекне саклап, җәй нигъмәтләрен башкаларга бүләк итеп изге ниятләрен тормышка ашырды алар.Матур бәйрәм чарасында Арча  ,,Ак калфак”берләшмәсе вәкилләре дә катнашты.Тау битендә бергәләп җыелган тәмле җиләкне Картлар йорты өлкәннәренә тапшыру ниятебезне тормышка ашыру әлеге чараның иң мөһим өлеше иде.