Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Бөек Җиңүнең  75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды. Дәһшәтле елларның тере шаһитләре булган  ак әби, ак бабайларыбыз истәлекләр белән уртаклашып, күңел төпкелендәге хатирәләрне барладылар.Укучылар тарафыннан әзерләнгән чыгышлар, котлаулар ветераннарыбызга рәхмәт булып яңгырады.Тормыш йөген бергәләп тарткан бер чор кешеләренең кичерешләре, бүгенге көнгә шөкер итеп яши белүләре, истәлекләре үзе зур тарих.