Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,И , туган тел! ” - балалар иртәсе

21 нче февраль –туган тел көне. Шул уңайдан балалар бакчасында тәр-бияләнүче нәни   дусларыбыз белән  ,,И , туган тел! ” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырылды. Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз.,, И туган тел, и матур тел-әткәм-әнкәмнең теле! ”- дип әйткән безнең бөек шагыйребез Ту-кай. Бәйрәм чарасы нәкъ менә шул сүз белән башланып китте.Татар теленең матурлыгы, үз ана телебездә сөйләшүче балаларның  һәр чыгышы  татар телендә яңгырады.Чигүле калфак, түбәтәй кигән балалар матур гына түгел,  татар җанлы булуларын тагын бер кат расладылар. Чарада  татар халкының җырлы –биюле  уеннары башкарылды,матур җырлар, такмаклар яңгырады, биюләр башкарылды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.