Җәлил батырлыгы мәңгелек!
Муса Җәлилнең үлемсез батырлыгын укучыларга җиткерү максатыннан ,китапханәче 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә ,,Җәлил батырлыгы мәңгелек!”дип исемләнгән әдәби альманах уздырды.Әлеге кичәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шагыйрь иҗатына багышлап уен-викторина тәкъдим ителде.Батырлык турында шигырь, җырлар яңгырады.