"Татарстан - минем Ватаным"- әдәби квест
Китапханә - белем йорты гына түгел, ә бәлки вакытлы матбугат белән танышу өчен барлык уңайлыклары булган рухи хәзинә чыганагы да.Китап укучыларыбызны китапханәләр эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан, 7-9 сыйныф укучылары белән бергәләп Кышкар авыл китапханәсенә сәяхәт иттек. Китапханәче Гөлнара Рәшит кызы безне китапханә эшчәнлеге белән таныштырды.Укучылар Татарстаныбызның 100 еллыгы уңаеннан, "Татарстан - минем Ватаным" исемле әдәби квестта катнашып, белемнәрен ныгыттылар.Китапханәче "Гасырлар авазы аша"дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады.Кызыклы да, файдалы да бу очрашудан һәркем канәгать калды.