Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Тарихын белмәгән халык, тамырсыз агач"

ТАССРның 100 еллыгын каршылаган көннәрдә китапханәче, мәктәп укучылары һәм класс җитәкчесе белән берлектә  Кышкар авылы клубында оештырылган ,,Туган якны өйрәнү" музеена сәяхәт оештырылды.Туган як" музеенда һәрбер әйбер бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

Музейда татар халкының гореф-гадәтләренә,йолаларына,тормыш көнкүрешенә, мәдәниятенә караган экспонатларның һәркайсы авыл тарихы, тормыш-көнкүреше белән бәйле.Музейны оештыручы Кышкар авыл клубы мөдире Ләйсән Шәфигуллина һәр экспонатның тарихы турында аңлатма бирде.Авылдашлары тарафыннан бөртекләп җыелган кадерле ядкәрләрнең әһәмияте турында бәйнә- бәйнә сөйләде.