Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Серле Яңа ел

Кышкы каникул көннәрендә балаларның ялын күңелле уздыру максатыннан, китапханә мәдәният йорты белән бергәләп ,,Серле Яңа ел" дип исемләнгән музыкаль  композиция үткәрде. Бәйрәмдә тычкан балалары Тәпәләй белән Чәпәләй, Мырауҗан белән Һауһауҗан да катнашты. Балалар Яңа елның кадерле кунагы Кыш бабай белән  бергәләп күңел ачты, көч сынаштылар,бәйрәмгә үзләре әзерләп килгән һөнәрләрен күрсәттеләр.Өлкәннәр дә читтә калмады.Һәркем  ял итте.