Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Китапаханә! Китап!”

Китапханә башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә ,,Китапаханә!Китап!” дип исемләнгән чара уздырды. Ел азагында китапханәгә йөрүче  балаларның китапханәгә йөрешен, китапка, әдәбиятка кызыксынуын арттыру максатыннан уздырылган бу чара һәркем өчен дә файдалы һәм отышлы.Беренчедән , балалар китабы  киләчәк буынны тәрбияләү чарасы булып торса, икенчедән , тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк та ул . Китап укып үскән балаларның  уйлау сәләте югары дәрәҗәдә, фикере ачык, күңеле чиста.Әлеге чарада укучылар белән китапханә тарихы, китап сакланышы турында сөйләштек, кычкырып китап укыдык, кызыклы әдәбият белән таныштык.