,,Коррупциясез тормыш”
Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатыннан , башлангыч сыйныф укучылары арасында ,,Коррупциясез тормыш”исемле әңгәмә-диалог уздырылды.Балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында мәгълумат бирелде. Үз намусыңны саклау, гаделсезлек әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы тора аларлык ихтыяр көчен балачактан булдырырга кирәклеге аңлатылды.