Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

,,Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!

Мәктәбебездә  ,,Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем! исемле  очрашу кичәсе узды. Үзебезнең туган ягыбыздан чыккан талантлы, мәртәбәле якташларыбыз белән очрашуда Филология фәннәре докторы, академик, тел белгече Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улы, ,,Безнең мирас” журналы мөхәррире ,,Казан арты “Тарих этнография музее хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин ,Сөембикә журналының җаваплы сәркатибе Лилия Гәрәева, Арча мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы  катнашты һәм чыгыш ясады.Кичә укучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Чарада катнашкан һәркем кызыксындырган сорауларга җаваплар алып, туган як хәтирәләрен барлап,якташлардан илхам алып , горурлык хисләре кичереп таралышты бу бәйрәмнән.