Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

«Әнием, син минем кадерлем»

Ноябрь аенда уздырыла торган иң күркәм бәйрәм -Әниләр көне билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәм уңаеннан, китапханәдә балалар һәм әниләр белән бергәләп  матур чара уздырылды. Китапханәче тарафыннан китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Балалар әниләре белән күңелле бәйгеләрдә катнаштылар.Үзләре әзерләп килгән матур җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.Газизләреннән иң матур сүзләр ишетү әниләр өчен зур бәхет булса, әниләре хөрмәтенә әзерләнгән бүләкләрне үз куллары белән кадерлеләренә тапшыру балалар өчен икеләтә шатлык булды.