,,Үстергәндә безне чын Дуслык”
«4» ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китапханә балалар бакчасы белән берлектә,,Үстергәндә безне чын Дуслык” дип исемләнгән балалар иртәсе уздырдык.Бергәләп күңелле уеннар уйнадык. Матур шигырьләр, тәрбияви әкиятләр укыдык. Ак кәгазь битенә Дуслык , Бердәмлек көчен ныгыткан тынычлык күгәрченнәре ясап плакат әзерләдек.