Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

«Сәнгать берләштерә»

Китапханә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә  ,,Сәнгать төне” акциясендә катнашып, кызыклы очрашу уздырды.Китап укучылар өчен«Сәнгать берләштерә» дип исемләнгән китап күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге чарада төрле яшьтәге китап укучылар үзләренең сәнгать белән бәйле кызыксыну сәләтләрен сөйләп тә, уйнап та , эшләп тә күрсәттеләр.Кем үзе иҗат иткән шигырен, икенчеләр кул эшләре үзенчәлекләрен, өченчеләр аш-су пешерү серләренә төшендерделәр.Файдалы да, кызыклы да, күңелле дә бу очрашу чәй өстәле янында дәвам итте.