Гомер көзләрегез кояшлы булсын!
Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет китапханәсе авыл җирлегенә караган мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә әдәби – музыкаль кичә уздырды. Кичә авыл җирлеге башлыгы һәм ветераннар советы җитәкчесенең котлавы, үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Театр елы уңаеннан әзерләнгән театраль тамашалар өлкәннәребез күңеленә хуш килде.