Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Авыл бәйрәме

Кичке тыңлыкны  яңгыратып агылган моң  авыл халкының нечкә күңелен биләп алды.32 нче ел инде  бу бәйрәм  авылдашларыбыз, читтә яшәүче ватандашларның көтеп алган бәйрәменә әверелде.Быел Россиядә-  Театр елы, Татарстанда- Эшче һөнәрләр елы уңаеннан бәйрәмгә эшче-яшьләр , Әтнә Дәүләт театры артисты Раил Сәләхиев та чакырылган иде.Аларның җылы сүзләре, изге теләкләре бәйрәмгә тагын да нур өстәде.Җирлектәге  ,,Ак калфак” оешмасына йөрүчеләр кунакларны кайнар коймак, самоварда кайнаган чәй белән сыйладылар.Шулай ук үзләренең алтын, комеш туйларын билгеләүче авылдашларыбыз, ,,Иң күп китап укучы”, ,,Иң күп китапханәгә йөрүче “, иң оста себерке бәйләүче” бәйгеләренә йомгак ясалды.Себерке бәйләүче Хәлил Газизуллин  тарафыннан мастер класс күрсәтелде.Бәйрәм җыр-бию, уен көлке белән үрелеп барды.Елдагыча матур мизгелләргә, кабатланмас хис -кичерешләргә бай булды. Авылыбызның иң яшь, иң өлкән кешесе, яңа өйләнешкән парлар һәркем үзенә хөрмәт, мактау, рәхмәт сүзләре ишетте бу чарада.