,,Табигать сукмакларыннан"
5 июнь-Әйләнә тирәне саклау көне уңаеннан балалар белән табигать сукмаклары буйлап сәяхәт иттек.Туган як табигатебезнең матурлыгын күреп сокландык, Мүкле күлдә йөзгән үрдәкләрне , бөҗәкләрне күзәттек.Кайнар коймак пешереп түгәрәк өстәлдә чәй эчтек, каен себеркесе әзерләү серләренә төшендек.