Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

Ярдәм янәшә.

Китапханәдә хәрби хезмәттәгеләргә ярдәм итү максатыннан маскет сеткалар үрү оештырылды.

,,Батырларның даны мәңгелек"митинг

Тантаналы чарада мәктәп укучылар үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр.Һәр елдагыча Генерал якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин бюстына,авыл үзәгендәге һәйкәл янында үтемле вәгазь, догалар тыңлап,веноклар куелды.

,,Театр-җанлы хәтер”

Пушкин картасы проекты кысаларында китапханәдә китап укучылар өчен ,,Театр-җанлы хәтер” дип исемләнгән чара үткәрелде.Китапханәче тара-фыннан татар театр сәнгате тарихын яктырткан ,,Театр-кичләрнең балкышы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Акция ,,Ветеранга кунакка”

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылаган көннәрдә ,,Ветеранга кунакка”Акциясенә кушылып, тыл ветераннарыбызның өйләрендә булып, хәлләрен белештек

«Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» Иҗади бәйге

ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе”,“ Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениеләре берлектә оештырган «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» иҗади бәйгесе. Яңа Кырлай мәдәният йортында уздырылган чарада алты авыл китапханәсеннән килгән гаиләләр көч сынашты.

,,Сөекле Тукаебыз”-Фольклор кичә

Апрель ае сөекле шагыйрь, буыннар шагыйре Габдулла Тукайны искә алу, аның иҗатын зурлау ае буларак әһәмиятле.Әлеге уңайдан Кышкар авыл китапханәчесе Гөлнара Ибраһимова белән берлектә Яна Кишет балалар бакчасында тәрбияләнуче нәниләр өчен ,,Сөекле Тукаебыз”дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды.

,,Табигатьнең гаҗәеп дөньясы”- Экологик круиз

15 апрель - Россиядә Халыкара экологик белем көне буларак билгеләп үтелә.Китапханәбездә Яңа Кишет мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кышкар авыл китапханәсе белән берлектә бергәләп,,Табигатьнең гаҗәеп дөньясы” дип исемләнгән Экологик круиз үткәрелде.

Акция.Ярдәм янәшә!

Акция.Ярдәм янәшә! Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы ярдәм җибәрелде.Әлеге эш авыл җирлегенә караган авыл халкы ярдәмендә тупланды.

"Бүгенге көн геройлары"- очрашу кичәсе

Китапханәдә МХО да катнашкан егетләребезне, әниләрен хөрмәтләү максатыннан, истәлекле кичә уздырылды.Кичәнең кунаклары: илебез тынычлыгы өчен көрәшкән батыр йөрәкле егетебез Рәис Фәрит улы, кайнар ноктада катнашкан, кызганыч бүгенге көндә һәлак булган ике егетебезнең әнисе, туганы - тормыш ачысы күргән сабыр холыклы Әниләребез! Көчле ихтиярлы, төпле фикерле җитәкчеләребез, Олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмчел Авылдашларыбыз!

Гаилә-җылы оям"- Гаилә бәйрәме

Гаилә-ул җылы учак, бер-береңә мәхәббәт, хөрмәт.Россиядә Гаилә елы уңаеннан китапханә мәктәп белән берлектә «Гаилә-җылы оям» дип исемләнгән Гаилә бәйрәме уздырды. Бәй-рәмдә 8 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты. Гаиләләр гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар таптылар, ярышларда көч сынаштылар

«Гаиләм ядкәрләре» тематик кичә

Китапханәдә Пушкин картасы проекты кысаларында, традицион гаилә кыйммәтләренә аңлы караш, гаиләдәге өлкән буынга үзара хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, 8-9 сыйныф укучылары өчен «Гаиләм ядкәрләре» исемле кичә уздырылды.

«Туган телем»- интеллектуаль уен

21 февраль дөньякүләм туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Бәйрәм уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Туган телем» интеллектуаль уены үткәрелде.

,,Муса балаларның якын дусты" - Искә алу кичәсе

Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге бакча балалары белән ,,Муса балаларның якын дусты" дип аталган искә алу кичәсе уздырылды.Нәни китап укучыларыбызны батыр шагыйрьнең балачагы, мәктәп елларындагы истәлекләр белән таныштырдык

,,Мәсәлләр патшалыгында кунакта”- әдәби кунакханә

Февраль аенда күренекле мәсәлләр остасы, язучы Иван Андреевич Крыловның туган көне билгеләп үтелә.Нәни дусларыбызны Крыловның иҗаты белән таныштыру максатыннан ,балалар бакчасында ,,Мәсәлләр патшалыгында” исемле чара уздырылды.Балаларны китап күргәзмәсе ярдәмендә аның төсле рәсемнәр белән бизәлгән китаплары белән таныштырдык.Язучының тәрбияви мәсәлләрен сөйләп тә, уйнап та күрсәттек