Нижне-Атынская сельская библиотека - филиал № 26

"Театр яктылыкка - нурга илтә"

        2019 ел  Россиядә  театр елы.Чит илләргә барып чыгып,андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр,дип өйрәтә әби бабаларыбыз.Чөнки театр - ул тормыш, театр - ул яшәеш.Театр - ул искиткеч могҗиза.Чынбарлык агымы -  сәхнәдә.Сәхнәдә кечкенә генә булсада роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр.Театр - ул һәрвакыт табышмак,көтелмәгән хәлләр,могҗизалар.Театр сәнгатен дөньяга китерү,үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул - бөтен халык эше. Китапханәдә  "Театр яктылыкка - нурга илтә"исемле  күргәзмә төзелде,мәдәният йотында яшьләр  катнашында Ф,Садриевның "Әхти егетләр" исемле комедиясе куелды,спектакль алдыннан күргәзмәгә күзәтү ясалды.