Нижне-Атынская сельская библиотека - филиал № 26

"Җиңү безнең йөрәкләрдә"(Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел)

    1941 елның 4 нче сентябре, гитлерчылар Ленинградны артиллерия утына тоталар.Шул көннән 900 көнлек Ленинградны саклау эпопеясе башлана.Ай буе барган каты сугышлардан сон, безнекеләр дошманнын һөҗүмен туктаталар. Ленинградны ала алмагач, фашистлар шәһәр халкын ачтан үтерергә карар кылалар.Китапханәдә шул уңайдан китап күргәзмәсе төзеп укучыларга тәкъдим ителде,презентация күрсәтелде,әңгәмә үткәрелде.Безнең авылдан сугыш ветераны Фәйзрахманов Габделхак Фәйзрахман улына да Ленинград блокадасын өзүдә катнашырга туры килгән.