Нижне-Атынская сельская библиотека - филиал № 26

"СПИД: нәрсәне белеп торырга кирәк ?"

       1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.Шушы яман чиргә каршы  профилактик чара уздыру,сэләмәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан чыгып,китапханәдә "СПИД: нәрсәне белеп торырга?" исемле мәгълумат сәгате уздырылды.Чарада китапханәче ВИЧ инфекциясе турында җентекләп сөйләде,һәр адымны уйлап эш итәргә,спорт белән дус булырга өндәде.Катнашучыларны соңгы еллардан алынган котычкыч статистика белән таныштырды,спидның замана афәте икәненә басым ясап,яшьләрне тормышны яратырга,сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды.