Нижне-Атынская сельская библиотека - филиал № 26

"Ак калфагым чигүле".

  Китапханәдә 20 гыйнвар көнне "Ак калфагым чигүле" исемле очрашу кичәсе үтте.Очрашуны ТР ның "Ак калфак" татар хатын -кызлар иҗтимагый оешмасының оештырылу тарихы белән таныштырудан башладык.Үзебездә  "Ак калфак" оешмасы оештыру турында сөйләштек.2017 елда үтәчәк чаралар планы белән таныштырдым.  "Ак калфак" ның асылы нидә соң? Татар халкына хас булган гореф-гадәтләрне дәвам итү,бишек җырларын барлау.Шулай ук калфакның,түбәтәйнең тарихын белү. Менә шулар өстендә эшләргә ,яшьләргә җиткерергә тиешбез.