Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Бүген бездә кунакта Насыйбуллин Исрафил Рахматулович

Бүген Наласа авылы китапханәсендә "Арча хәбәрләре" газетасының баш редакторы Насыйбуллин Исрафил Рахматулович белән очрашу узды. Очрашуда Наласа урта мәктәбенең 10 нчы класс укучылары катнашты.Бу очрашу бик мавыктыргыч, күңелле узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар. Очрашудан бик канәгать булдылар. Исрафил Рахматулович укучыларга уңышлар теләде.