Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Иске яңа ел

13 гыйнварда Наласа авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, өлкәннәр һәм балалар өчен искечә яңа ел бәйрәмен каршылау кичәсе үткәрде. Кичәдә балалар һәм өлкәннәр төрле уеннарда катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм килгән кунакларга һәм балаларга бик ошады, мондый кичәләр халыкны тормыш мәшәкәтләреннән арындырды, күңелләрендә бәйрәм рухын уятты.