Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Дарите книги с любовью!" акциясе

14 февраль - Халыкара китап бүләк итү көне. Шул уңайдан, китапханәбез фонды бик күп һәм төрле өлкәләргә кагылышлы китаплар белән тулыланды. Бу китапларны бүләк иткән,"Дарите книги с любовью" акциясендә катнашкан:
• Остазым, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахмановка;
• Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Риман Солтан улы Гыйлемхановка;
• Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдиновага;
• Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Гүзәл Әдһәм кызы Шакировага;
• Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Казан Утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Рөстәм Госман улы Галиуллинга;
• Арча районы Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфирә Рамазан кызы Шакировага;
• Наласа авыл җирлеге имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Нәҗметдиновка;
• Арча район Мәдәният йорты директоры Рамил Рафис улы Мөхетдиновка;
• Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музее директоры Халидә Кыям кызы Гибадуллинага;
• Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Илсур кызы Абдуллинага;
• Арча районының Ветераннар Советына;
• Әтием белән әнием Рөстәм Газизҗан улы һәм Вәсимә Мансур кызы Сәлимҗановлар гаиләсенә;
• Китапханәбезнең даими спонсоры Алмаз Рөстәм улы Сәлимҗановка;
• ТР Яшел Үзән шәһәре “Тынычлык” мәчете остазы Гөлназ Нурияздан кызы Хәсбиевага;
• Иң актив китап укучыларыбыз Госман Мифтах улы һәм Нурсия Хәсән кызы Галиуллиннар гаиләсенә;
• Хәләл җефетем Наил Таһир улы Сабирҗановка барлык китап укучылар исеменнән зур рәхмәтләремне белдерәм.