Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Шагыйрә Гөлчирә Нәҗметдинова белән очрашу кичәсе "Шагыйрь буласым килә!"

“Туган телем”
Туган телем – татар теле,
Сәйдәш теле, Тукай теле,
Әнкәй теле, әткәй теле,
Туган телем – чәчәк гөле.
Гөлчирә Нәҗметдинова

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан, китапханәбездә авылыбыз шагыйрәсе, балачак шигъриятенең Дәү әнисе Гөлчирә апабыз Нәҗметдинова белән “Шагыйрь буласым килә!” дип аталган очрашу кичәсе узды. Бәйрәмдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар шагыйрә иҗат иткән берсеннән-берсе шаян һәм күңелле шигырьләрне яттан сөйләделәр.
Чарага “Балачак – бәхет иле” дип аталган китап күргәзмәсе дә әзерләнде. Күргәзмәдә күренекле татар әдипләренең балалар өчен иҗат ителгән шигырь җыентыклары, татар халык әкиятләре, ноталы җыр китаплары урын алды.
Чарада катнашучы балалар Гөлчирә апалары белән бергәләп шигырь дә язып карадылар.
Бәйрәм ахырында шагыйрә барлык катнашучыларга да үзенең шигырь җыентыкларын һәм тәмле күчтәнәчләрен тапшырды. Эх күңелле булды да соң!!!