Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Шигърият бәйрәме “Яшим халкым өчен!”

 “Шигъремдәге чынлык, ут һәм сөю –

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе”.

Муса Җәлил

 

15 нче февраль – татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне (1906-1944). Шул уңайдан, “Балачак” балалар бакчасында “Яшим халкым өчен!” дип аталган шигърият бәйрәме узды.

Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар; илгә күрсәткән батырлыклары турында белделәр; “композитор”, “либретто”, “опера” дигән яңа төшенчәләрне ишеттеләр; шагыйрьнең  балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрен зур кызыксыну белән тыңладылар.

Чара вакытында Җәлилнең тормыш юлы, иҗатын чагылдырган, “Кечкенә дусларга” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү дә ясалды.  Шагыйрьнең “Карак песи” дип аталган шаян шигыре балаларның күңеленә аеруча хуш килеп, бәйрәм рухы өстәде.

Чара ахырында катнашучылар, китапханәче Гөлчәчәк апалары белән бергәләп, Муса Җәлил шигыренә иҗат ителгән “Сәгать» дип аталган җырны башкардылар.