Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Өлкәннәр көне

Яңгырлы, салкын октябрь аен ямьләндерергә әле дә ярый өлкәннәр көне бар. Көне җылынмаса да, күңелләр җылына: олы яшьтәге якыннарыбызга көндәлек тормышта без бик үк кулланырга күнекмәгән матур сүзләр, котлаулар әйтелә, кадер-хөрмәт күрсәтелә. Ел буе дәвам итәсе иде  мондый күркәм гадәӨлкәннәрне сөендерү бик җиңел: моның өчен ягымлы караш, җылы сүз, аз гына игътибар да җитә. Шулай булмаса, өлкәннәр көне уңаеннан уздырылган чаралар, кечкенә генә бүләкләр өчен дә мең-мең рәхмәт укымаслар иде алар.
-
Наласа авылы мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан бик матур очрашу үткәрелде. Мәктәп укучылары  ,мәдәният хөзмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Аннан чәй өстәле артында сөйләшеп, хәл-әхвәл белешеп утырдылар.Бу чарада барлыгы 87 көше катнашты.