Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Гаилә - ул..." дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясау

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, авылыбыз китапханәсендә “Гаилә - ул...” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Китап күргәзмәсе татар әдипләре, шагыйрьләре, рәссамнары, композиторларының гаилә темасын чагылдырган әсәрләре, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре, рәсем иллюстрацияләре, ноталы җыр китапларыннан гыйбарәт.
Ел дәвамында күргәзмә рус, чит ил әдәбияты, сәнгатенә кагылышлы китаплар белән алышынып торачак.
Бу китаплар белән танышканнан соң, һәр китап укучы “Гаилә – ул...” дигән төшенчәгә үз җавабын табачак.