Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Очрашу кичәсе "Күңелегездә булсын һәрчак яз!"

Әлеге матур бәйрәмгә Зур Бирәзә авылы китапханәсенең өлкән яшьтәге китап укучылары чакырылган иде. Бэйрэмне китапханәче Равилова Эльмира ачып җибәрде һәм алып барды. Кичәне Арчадан килгән олы кунагыбыз Рая Ахун кызы Фәтхуллинаның вәгазьләре тагын да ямьләндерде. Шулай ук , китап укучым Лилия Саттарова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Наласа авылы китапханәчесе Сабирҗанова Гөлчәчәк мөнәҗәтләр башкарды, китап укучым Исмәгыйлова Рәзинә "Салават" укыды. Бәйрәм табын артында дәвам итте. Мәкалә авторы - Зур Бирәзә авыл китапханәчесе Эльмира Равилова.