Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Укучының мәдәни көндәлеге

“Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеген” тапшыру тантанасы.

 Татарстан Республикасы Президенты , Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында , башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”  тапшыру тантанасы бүген Наласа авыл китапханәсен  дә уздырылды. Китапханәче Шаһисламова Гөлнар  укучыларга китаплар турында сөйләде, аңлатты, аларны укырга өндәде. Дәрес презентация белән үрелеп барды, балалар өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч иде.Соңыннан башлангыч сыйныф укучыларына  “әле генә табадан төшкән”  “ Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды.