Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

"Ватаным Татарстан" газетасы редакциясе белән очрашу кичәсе

Кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, якташ язучыбыз Риман Гыйлемханов та бар иде.
Кунаклар авылыбыз китапханәсендә дә булдылар. Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәм кызы аларны китапханә эшчәнлеге, китап фонды белән таныштырды. Арча районы Наласа авылы тарихына багышланган “Илем. Халкым. Телем” дип аталган китап күргәзмәсенә дә күзәтү ясады.
Риман Гыйлемханов китапханәгә зур уңышлар теләп, “Әйтеп кенә бактым” дип аталган китабын бүләк итте.