Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

,,Кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белегез!,,

Наласа авыл китапханәсендэ Халыкара аеклар көне уңаеннан, ,,Кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белегез!,, дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Китапханәче китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштырды һәм әлеге датаның килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Фельдшер Зарипова Равия апа үзенең чыгышында ассызыклап “Кешеләр аек булып туа, аек булу һәрберебезнең табигый халәте, бу халәтттән тайпылмаска кирәк”,- диде.Бу чарада Наласа урта мәктәбенең 10 нчы класс укучылары һәм укытучылары катнашты.