Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Иҗади дәрес “Көзнең матур чаклары”

                                                                                                                            Яңгыр түгел, кар да түгел,

                                                                                                                                   Яфраклар ява җиргә...

Ләбиб Лерон

 

Бүген, 20 сентябрь көнне, авылыбыз китапханәсендә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, “Көзнең матур чаклары” дип аталган иҗади дәрес узды. Әлеге чарада балалар көз айларының исемнәре белән таныштылар,  көзгә багышланган мәкальләрнең асылына төшенеп, табышмакларга җавап таптылар.

Китапханәче Гөлчәчәк Рөстәмовна “Яфраклар ява җиргә...” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә татар шагыйрьләренең балалар өчен язылган көз турындагы шигырьләре; күренекле рәссамнарның көзгә багышланган иллюстрацияләре; көз темасына караган ноталы  җыр җыентыклары, шулай ук көзге декор турындагы китаплар урын алды.

Балаларда Г.И. Перевертеньның “Волшебная флористика” китабы аеруча зур кызыксыну уятты.

Чарада катнашучылар, Гөлчәчәк апалары белән бергә, “Көз килде”

(Л. Хисматуллина шигыре һәм көе) дип аталган җыр өйрәнделәр.

Чара ахырында балаларга “Көз күчтәнәчләре” тапшырылды.