Наласинская сельская библиотека - филиал № 25

Очрашу кичәсе "Кадерле вакыт"

 15 сентябрь көнне Наласа авыл мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Халиковның “Кадерле вакыт” дип аталган күркәм концерты узды. Кичәдә   дини-тәрбияви җырлар вәгазьләр белән үрелеп барды.

 Чарага килгән кунаклар, тамашачылар өчен Наласа авыл китапханәчесе Гөлчәчәк Рөстәм кызы  “Иман нуры йөзегездә” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Күргәзмәдә Наласа авыл тарихы, мәхәллә тарихы, шулай ук дини китаплар, әсбаплар урын алды.